Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Көчле рухлылар"

25 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен инвалидлар (физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр) ункөнлеге кысаларында "Көчле рухлылар" дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате үтте. Очрашу өчен китап күргәзмәсе эшләнде, әңгәмә әзерләнде. Әңгәмә барышында Ф.Яруллин, И.Хәйруллин һәм М.Логинованың тормыш һәм иҗат юлларына күзәтү ясалды. Тормышның авыр сынауларына бирешмичә, һәр кешегә үрнәк булып, әдәбиятның төрле өлкәләрендә иҗат итеп зур уңышларга ирешүләрен ассызыкладык. Очрашуда теманы яктырткан презентация күрсәтелде, Ф.Яруллинның әнисенә һәм тормыш иптәше Нурсөягә багышлап язган шигырьләре укучылар тарафыннан укылды.