Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Күңелдә моң - сагыш "

Язучы Муса Акъегетнең 115 еллыгына уку залында әдәби календарь ясалды. Әдипнең тормышы, иҗат эшчәнлеге турында белешмә язылды, әсәрләре куелды. Китап укучыларына  күргәзмә белән танышу, әңгәмә уздырылды, әдипнең тормышыннан кызыклы фактлар китерелде. Аның Истанбулда фәнни китапханәдә хезмәт итүе, заманында Казаннан сатып алынган Катанов китапларын, кулъязмаларын барлау, тәртипкә салу эше белән шөгыльләнүе дә җиткерелде, язучының "Хисаметдин менла" әсәреннән өзек укылды.