"Көчле рухлылар"
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан китапханәнең абонемент бүлегендә китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә шәһәребездә яшәп иҗат итүче, язмыш сынауларына бирешмәүче, нык ихтыяр көченә ия булган язучыларыбыз: Илдар Хәйруллин, Мария Логинова-Пашина һ.б.ның китаплары урнаштырылды. Китап укучыларына күргәзмә белән танышу, китапларга күзәтү үткәрелде. Юмор-сатира жанрында иҗат итүче Илдар Хайруллинның "Шулай була күрмәсен..." дигән китабыннан өзек укып, Мария Логинованың туган ягыбызга багышланган шигырьләре тәгъдим ителде.