Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Тапканы - алтын, җан атканы - халкы"

Татар әдәбиятының классик шагыйре, миллионер-алтынчы, меценат, "Вакыт", "Шура" басмаларын нәшер итүче, I Дәүләт Думасы депутаты Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулуга багышлап китапханәдә "Тапканы - алтын, җан атканы - халкы" дип исемләнгән күргәзмә- портрет оештырылды. Кем ул данлыклы Дәрдмәнд? Милләтебез яшәешенә ул үзеннән нинди өлеш керткән? Вафатының чын сәбәпләре нидә булган? Китап укучыларына шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында кызыклы мәгълүматка бай булган китап күргәзмәсе белән таныштырып, тормышындагы серле якларын ачып,танып - белү сәгате үткәрелде. Чара барышында Дәрдмәнднең шигырьләре ("Кораб", "Каләмгә хитаб", һ.б.) укылды, аны күреп белүчеләрнең язма истәлекләреннән өзекләр китерелде, укырга китаплары тәкъдим ителде. Чара видеога төшерелеп, социаль челтәрләргә урнаштырылды.