Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Репрессияләнгән татар әдипләре"

30 октябрь - сәяси реприссия корбаннарын искә алу көне. Шәһәребезнең 49 нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен 31  октябрьдә сәяси реприссия корбаннарына багышланган Искә алу чарасы уздырылды, китап күргәзмәсе оештырылды. Чара барышында  презентация ярдәмендә реприссияләнгән әдипләребез, зыялыларыбыз,тоткыннарның балалары язмышы хакында киң мәгълүмат бирелде. Балалар бакчасы җитәкчелеге тирән эчтәлекле бу чара өчен, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде.