Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Милли моңыбызның бер кылы" Шагыйрә, журналист Нәҗибә Сафина белән очрашу кичәсе

Күренекле шагыйрә, журналист, публицист, тәнкыйтьче Нәҗибә Сафина белән очрашу кичәсе 10 нчы мәктәп һәм Кол Гали китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнеп, мәктәпнең актлар залында узды. Чара өчен “Мин Нәҗибә атлы җан ярасы...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, презентация күрсәтелде. Кичә барышында мәктәпнең укучы балалары Н.Сафинаның шигырьләренә язылган җырларын башкардылар, шигырьләрен укыдылар. Китапханә хезмәткәре Ольга Афонова шагыйрәнең “Бер биедем туйганчы” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Әңгәмә вакытында Нәҗибә ханым үзе дә яңа шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде.

Очрашу кичәсенә сценарийны китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язды һәм алып барды.