Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Онытырга юктыр хакыбыз..."

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу.

Айлык кысаларында16 октябрь көнне шәһәр үзәк мәчетенә йөрүче тыңлаучылар өчен репрессияләнгән татар дин әһелләренә,  татар зыялыларына багышланган "Онытырга юктыр хакыбыз..." дип исемләнгән тарих сәгате уздырылды, күргәзмә-суд оештырылды, тема буенча видеопрезентация күрсәтелде. Чараның беренче өлешендә китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина репрессия үткәрү өчен булган нигезләмәләр,директивалар,  указлар хакында бәян итеп Татарстан җирлегендә уздырылган репрессия корбаннары турында куркыныч саннар һәм фактлар китерде, аерым дин әһелләрнең фаҗигале язмышларын бәян итте. Китапханәче Әнисә Дәүләтшина язучы Р.Мостафинның "Репрессияләнгән татар әдипләре" китабына кергән, дини гаиләдә тәрбияләнгән, шәхес культы корбаннары булган күренекле зыялыларыбызның аянычлы тормышлары турында сөйләде. Тыңлаучылар чараны бик ошаттылар, "Нур" мәчетендә дә кабатлауны сорадылар.