Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан..."

"Ватаныбыз тарихы битләреннән" циклыннан, Хәтер көне уңаеннан, медицина көллиятендә студентлар өчен зур чара - Искә алу дәресе үтте. Тарихыбыздагы хәлиткеч: дәүләтчелегебезне җуйган вакыйгаларны чагылдырган китап күргәзмәсе-суд оештырылды, күргәзмәгә куелган әдәбиятка күзәтү ясалды. Ерак тарихыбыз белән якыннанрак танышу өчен тарихи әдәби әсәрләр укырга чакыру булды. Болар: Р.Батулланың "Сөембикә", Ф.Латыйфинең "Хыянәт", М.Хәбибуллинның "Сөенбикә ханбикә һәм Иван Грозный" һ.б. Хәтер көне - үткәннәрдән гыйбрәт-сабак алып, халыклар арасында дуслык-татулыкны ныгыту көне дә булсын дигән теләктә калдык, көллият җитәкчелеге зур рәхмәтен белдерде.