Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Мин шагыйрә,мин шигырьләр язам..."

"Әдәбият елы" кысаларында безнең китапханәгә кунакка халкыбызның яраткан чичән шагыйрәсе, Г.Тукай, Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, 50 артык китап авторы Клара апа Булатова килде.Чарага шәһәребезнең шигырь сөюче укучылары, студент яшьләр, бакча тәрбиячеләре, татар теле укытучылары, мөхтәрәм Аксакаллар шурасы әгъзалары,  "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләре,шәһәребез әдипләре һ.б. җыйналган иде. Очрашу зур җанлылык белән,күтәренке рухта, җыр- моңга үрелеп барды.Кичә шагыйрәнең үзендә дә, килгән кунакларда да бик  җылы хисләр калдырды.