Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Сез безгә кирәк әле..." - Өлкәннәр көне

Көзге муллык бәйрәме - Сөмбелә. Язның башы Нәүрүз бәйрәме булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган. Сөмбелә - башак дигән сүзне аңлата.
“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.
“Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме буларак,көзге көн белән төн тигезләнгән көндә үткәрелә бу бәйрәм.
Безнең китапханә Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үтте. Шулук вакытта бәйрәмгә килгән өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котладык. Медицина көллиятендә укучы студент кызлар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат алып киттеләр.Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге "Талир тәңкә" җырчыларының матур җырлары, тальян моңнары белән үрелеп барды. "Кама таңнары" әдәби берләшмә шагыйрьләре үзләренең көзге табигатьнең багышланган шигырьләрен бүләк иттеләр.Сөмбелә бәйрәме килгән кунакларның күңеленә хуш килеп, бик күңелле үтте.