Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Тынгысыз йөрәк: язучы, публицист Рахмай Хисмәтуллин"

 "Кама таңнары" әдәби берләшмәсен оештырып аның эшчәнлеген ныклы эзгә салучы, алыштыргысыз җитәкчесе, "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль кичәләренең башлангычында торган, сценарийлар язган язучы, публицист Рахмай Хисмәтуллинның тууына 85 ел тулуны билгеләп уку залында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының иҗаты турында әдәбият, матбугат мәкаләләре, китаплары урнаштырылды. Шулай ук, аның олы шәхесләр белән очрашулары аерым бүлек итеп бирелгән,  2017 елда татар конгрессы бүлеге бастырып чыгарган"Җидегән чишмә" китабы куелды. Китап укучыларына күргәзмә белән танышу, иҗаты турында сөйләп, китапларга күзәтү үткәрелде, "Җидегән чишмә" китабы тәкъдим ителде, бергә иҗат иткән каләмдәшләре (Ф.Абдуллин, Г.Ибәтуллина һ.б.) хатирәләр белән уртаклашты, шигырьләре укылды.