Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Гел төзәлмәс яра сыман иде..."

Шәһәрдәшебез, милли гамь белән янып язган шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең 70 еллыгына абонемент бүлегендә әдәби календарь эшләнде. Шагыйрьнең иҗаты турында белешмә язылды, китаплары куелды. Китап укучыларына күргәзмә белән танышу уздырылды. Әңгәмәләр барышында шагыйрьнең шигырьләрен укып, аның  әдәби кичәләр оештырып йөрүе, яшь шагыйрьләргә киңәшләр бирүче остаз, менә дигән рәссам булуы турында да әйтеп үтелде.