Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Очрашулар кирәк безгә..."("Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында)

 Татарстан Язучылар берлеге оешуга-85, төп басмаханә-Татарстан китап нәшриятенә 100, Татарстан республикасы оешуның бер гасырлык юбилеен каршылап ,Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә язучылар берлегенең традициягә әверелгән еллык очрашуын оештырдылар. Чара Түбән Кама әдипләренең "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары-Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары иҗатына багышланды, очрашу барышында алар һәрберсе үзләренең соңгы вакытта башкарылган эшләренә,иҗат уңышларына тукталып, хисап тоттылар: кемнеңдер әсәрләре мәртәбәле республикакүләм журналда басылган,кемдер бердәнбер балалар газетасына әсәрен күреп сөенгән, кайсыларыныңдыр иҗат җимешләре аерым басма булып дөнья күргәннәр.  Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы-публицист Факил Сафин ил-көндә барган мөһим  вакыйгаларга тукталып,язучылар алдында торган мөһим мәсьәләләргә тукталды.Язучылар каршында чыгыш ясаган шәһәр советы депутаты Дамир Вилданов көз көне булачак сайлаулар алдыннан депутатлар корпусы башкарган эшләргә тукталды. Чарага бик матур итеп тирән эчтәлекле күргәзмә оештырылды,экранда "Кунакчыл Түбән Кама"заставкасы торды, чөнки очрашу шуның кысаларында оештырылды.