"Фасыллар,йолалар, бәйрәмнәр: Корбан бәйрәме"
11 августта, Корбан бәйрәмендә, Гаилә паркында безнең китапханә хезмәткәрләре "Фасыллар,йолалар, бәйрәмнәр: Корбан бәйрәме" диеп исемләнгән күчмә күргәзмә оештырды. Ял паркына килгән мөселмән кардәшләргә ислам дине кануннарын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлаткан, дини йола бәйрәмнәренең асылын яктырткан әдәбият тәкъдим ителде, газета-журналларда басылып чыккан яңа мәгълүмат җиткерелде.