Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Шәхесләргә бай милләт без...("Ак калфак оешмасының Тукай районында узган күчмә утырышы")

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Киләчәге бар милләт без- шәхесләргә бай  милләт” дип исемләнгән күчмә утырышы Тукай районында үтте. Аның эшендә Франция, Австралия,Латвия, Белоруссия, Казахстан мәмләкәтләреннән, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, республикабыз район һәм шәһәрләреннән 150 ләп делегат катнашты. Делегатлар арасында безнең төбәк оешмасыннан шәһәребезнең Кол Гали исемен йөртүче Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина да бар иде. “Искиткеч эчтәлекле итеп оештырган әлеге чарада Тукай районының ныклы тормышлы, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен барлаучы, саклаучы, алга таба да яңа төсмерләр биреп үстерүче  авыллары, андагы тарихи һәм мәдәниятле урыннары, зыялы шәхесләре, борынгы уникаль экспонатлар сакланучы музейлары белән таныштык”,- диеп 7 август көнне  шәһәр музеенда узган чарада чыгыш ясады Гүзәлия Гыйбадуллина. “Осталык дәресләрендә катнашып, үзебез өчен тәҗрибә тупладык. Әлеге күләмле чарадан искиткеч бай тәэсирләр алып, Тукай районы эшчәннәренең хезмәтләренә сокланып, үзебез өчен нәтиҗәләр ясап кайттык.”- диде ул делегатлар белән очрашуга килгән шәһәрдәшләребезгә.