Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Минем китапханәдә иң борынгы китап "

Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына Татарстан Республикасының Мәдәният министерлыгы игълан иткән акциягә кушылып китапханәнең уку залында китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә китапханә фондында сакланган, Татарстан китап нәшриятында басылган борынгы китаплар эзләп табылып куелды. Иң борынгы фәнни китаплар  "Природа Татарии" (1947), "Татарстан Композиторлары җырлары җыентыгы" (1952), "Татар поэзиясе антологиясе" (1956), "Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре" (1957), "Татарстан АССР тарихы. 1 том" (1959), Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре. 1том" (1959) һәм язучылар М.Максудның "Сайланма әсәрләр" (1952),аның тәрҗемәсендә Низами Ганҗәвинең "Ләйлә белән Мәҗнүн" (1950), Г.Тукайның "Сатирик һәм юмористик шигырьләр" (1954), Т.Гыйззәтнең "Сайланма пьесалар.2 том"(1955) һәм башка китаплар урнаштырылды.