Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Татарстан Язучылар берлегенә - 85"

Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллыгына уку залында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә берлекнең узган гыйбрәтле тарихына кагылышлы, бүгенге уңышлары яктыртылган китаплар, матбугат мәкаләләре куелды, белешмә язылды. Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучыларының китаплары урнаштырылды (Ф. Абдуллин, Ф. Имамов, М. Хафизов, Х. Җәгъфәр, Р. Имаев, И. Хәйруллин, Н. Мирхазова һ.б.). Китап укучыларына күргәзмә белән танышу, әдәбиятка күзәтү үткәрелә.