Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шигъри чәчәк"

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың 65 яшьлек юбилеена абонемент бүлегендә китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә шагыйрәнең иҗаты турында белешмә язылды, төп басма китаплары, матбугат мәкаләләре урнаштырылды.Китап укучыларына күргәзмә белән танышу, шигърият сәгате үткәрелде. Ихласлылыгы белән күңелне үзенә тартучы шигырьләре укылды, тормышыбызның төрле якларын чагылдырган заманча хикәяләре турында әйтелде, балаларга атап чыгарылган "Бүләк" китабы тәкъдим ителде.