Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бәхетле гаилә - милләтнең нигезе"

8 июльдә Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә бәйрәм чарасы уткәрелде. Безнең китапханә бу чарага "Бәхетле гаилә- милләтнең нигезе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә гаилә тормышы, бала тәрбиясе, мәхәббәт темаларына кагылышлы фәнни һәм матур әдәбият урнаштырылды. Бу бәйрәмнең тарихы турында татар һәм рус телләрендә белешмә язылды, фоторәсемнәр белән бизәлде. Гаиләнең тигезлеген, татулыгын саклап калу серләрен күргәзмәгә куелган китапларда табарга була. Болар: Заһид Шәфигый "Гаилә серләре", Фирдүс Дәүбаш "Без бәхет өчен яратылган", Габдулла Тукай "Безнең гаилә", Таһир Нәбиуллин "Гаилә". Шулай ук классик язучыларыбыз: Гаяз Исхакый, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Гадел Кутуй, һ.б. әсәрләре тәкъдим ителде. Әти-әниләргә, балаларга  багышланган җырлар тупланган җыентыклар да куелды (Разил Вәлиев "Бер алманы бишкә бүләек", "Кадерлем-сез,җырым-сез..." һ.б.). Күргәзмә белән янәшә шәһәребезнең иҗади, бәхетле Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе турында мәгълүмат: гаилә фотосүрәтләре, төрле иҗади конкурсларда катнашып алган диплом һәм грамоталары урын алды. Бәйрәм чарасына килүчеләргә күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү үткәрелде, гаилә темасына атап язылган канатлы сүзләр, афоризмнар таратылды һәм үрнәк гаилә турында  сөйләп, китапхәнәгә чакырып реклама ясалды.