Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Замана афәте"

26 июнь көнне Бөтендөнья  наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиянең хезмәт отрядына йөрүче өлкән сыйныф укучылары өчен "Замана афәте" дип исемләнгән ток шоу үткәрелде. Әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген ачкан күргәзмәгә куелган әдәбият белән танышканнан соң, ток шоуда катнашып җанлы әңгәмә кордылар. Укучыларның әлеге өлкәдә белемнәре тирән икәне ачыкланды. Җаваплар бер-берсен тулыландырды, әлеге проблеманы тулысы белән ачыклап бирде.