Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Сабан туе - хезмәт туе!

16 нчы июнь көнне "Ильинка" күңел ачу комплексы мәйданында уздырылган Сабантуй бәйрәмендә безнең китапханә хезмәткәрләре актив катнаштылар. Төп мәйданда эшләүдән тыш (З.Зиннатуллина флаглы бизәлештә), Әдәби мәйданчыкта татар һәм рус телендә Театр елына багышланган, Г.Камалның 140 еллыгына "Ач пәрдәңне, галиҗәнап Театр!" - "Театр - ценность вечная" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Китапханә мөдире Г.Гыйбадуллина чатырга кергән кунакларга күргәзмәгә куелган әдәбиятка күзәтү ясады, укырга тәкъдим итте. Уен мәйданчыгында Ә.Дәүләтшина, О.Афонова һәм Э.Гайнемөхәммәтовалар бәйрәмгә килгән балалар һәм олылар өчен татар халык уеннары уздырдылар. В.Тараканова һәм Ә.Кучкаева бәйрәмнең матур мизгелләрен социаль челтәрләрдә яктырттылар.