Городская библиотека - филиал № 3

«Язлар безгә Тукай белән килә»

Китапханәдә 9 нче санлы мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен Г.Тукайның 138 еллыгына багышланган «Язлар безгә Тукай белән килә» дигән чара узды.
 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә.
Укучылар чарада шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүмат, китап күргәзмәсе белән таныштылар
Чара ахырында балалар Габдулла Тукай шигырьләрен яттан укыдылар.