«Тукайның могҗизалы әкият иле» - "Серле сандык"
Һәр елны 26 апрель көнне без татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.
Бу көнгә багышлап әдәби – иҗади студиясенең чираттагы шөгеле узды. Укучылар, бөек шагыйрьнең балачагы белән тирәнрәк таныштылар, сәнгәтле итеп шигырьләрен укыдылар һәм үз белемнәрен кроссворд чишеп ныгыттылар. Иҗади өлештә татар милли баш киеме – түбәтәй ясау белән мәшгуль булдылар.