Городская библиотека - филиал № 3

«Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең» - исемле сәнгатьле уку конкурс

Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең» исемле сәнгатьле уку конкурсында катнашыучы Минибаева Алиса һәм Камчатная Полина финалистлары булдылар.

Кызлар 9-нчы мәктәпнең 2 нче «Б» сыйныфында укыйлар. Алар «Яңгыр һәм кояш» һәм «Сөткә эләккән тычкан» шигырьләрен лаеклы һәм артистлык белән укыдылар. Чара ахырында кызлар конкурс лауреатлары дипломнары белән бүләкләнделәр.
Без сыйныф җитәкчесе Баранова Елена Михайловнага китапханә белән хезмәттәшлек иткәне һәм балаларны конкурска әзерләгәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез.