Городская библиотека - филиал № 3

«Нәүрүз – мөбәрәк булсын!» - "Серле сандык"

«Серле сандык» әдәби-туган якны өйрәнү студиясе проекты кысаларында, балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, «Нәүрүз – мөбәрәк булсын!» этнографик сәяхәт узды.

Нәүрүз - халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. «Нәүрүз» фарсы телендә «яңа көн» дигәнне аңлата.

Балалар кышкы йокыдан табигатьнең ничек уянуын, кошларның туган якларына кайтуы һәм Нәүрүз бәйрәме турында мәгълүмат алдылар. Ә иҗади өлешендә язгы лалә чәчәген ясау буенча мастер-класс узды.