"Алар яшәргә тиеш"
Ел саен 1 апрельдә без Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәбез. Китапханәнең яшь укучылары өчен «Кошлар – безнең дуслар»экологик сәгате узды. Китапханәче бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, шулай ук кошлар дөньясының тормышы һәм күптөрлелеге турында сөйләде. Викторинада " Син кошларны беләсеңме?викторина сорауларына җавап биреп, алар язын безнең якларга нинди кошлар очып килүен, ә ел әйләнәсе кайсылары яшәвен искә төшерделәр. Чара китапханәнең китап фондыннан әдәбиятка күзәтү белән тәмамланды.