Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

"Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзасы Р.С. Шәйдуллин белән очрашу.

     Язның иң матур мизгелендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уянган чагында бөек татар халык шагыйре Г.Тукай туган. Шуңа күрә, апрель аен "Тукай ае " диеп атыйлар. Бу айда мәктәпләрдә, китапханәләрдә язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар үтә. Безнең китапханәдә дә үзебезнең шәһәрдә яшәп иҗат итүче шагыйрь, алты китап авторы, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәфәт Сәмигулла улы Шәйдуллин белән очрашу үтте. Бу очрашуга шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылды.Кичәгә татар телендә сөйләшүче, 5-8 сыйныф укучылары чакырылды.