Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби трамвай "Трамвай дулкынында Әниләргә мәдхия"

        Бу очрашуны Әниләр көненә багышладык. Әдәби трамвайга Кызыл Чишмә "Әкият" балалар бакчасында һәм 41 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, әти- әниләр чакырылды. Рәмзия Вәлиева 5 китап авторы, шуларның өчесе зурлар өчен, ә икесе кечкенәләр өчен. Кичәне алып баручы барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.Балалар әниләренә багышлап, авторның шигырьләрен сөйләделәр. Балалар гына түгел әниләр дә , үзләренең әниләренә котлау сүзләрен телевидение аша җиткерделәр. Әниләр турында язылган хикәя,әсәрләр һәм әкиятләрне искә төшереп, өзекләрен сөйләделәр.