Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Гөлчәчәкле туган ил - "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бездә кунакта.

   Шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киңкырлы иҗаты белән күп кенә китап укучыларның күңелен яулаган  язучыбыз  - Рәмзия Вәлиева.Аның белән очрашу "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар күңелендә онтылмаслык тәэсир калдырды.Балалар шагыйрәнең шигырьләрен бик яратып башкардылар. Тәрбияче Энҗе Шакур кызы да читтә калмады, ул авторның әниләргә багышланган шигырен сөйләде.Соңыннан Рәмзия ханым, татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләп, үз куллары белән ясаган муенса, беләзек, калфак, түбәтәйләрне күрсәтте.Шагыйрә бу кичә балалар күңелендә эз калдырсын дип, үз куллары белән эшләгән бизәнү әйберләрен кунакларга бүләк итте.