Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Библиосалон "Абдулла Алиш - әкиятче дә, батыр да"

     Китапханәдә Абдулла Алишның 110 еллыгына багышланган кичә үтте. Очрашуга язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Бу очрашуга балалар бакчасындагы мәктәп яшендәге балалар чакырылды. Кичәдә язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләнде. Балалар авторның шигырьләрен искә төшерделәр, "Чукмар белән Тукмар" әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук әкиятләр буенча викториналар үткәрелде һәм әкияттән өзекләр укылды.