Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби- музыкаль кичә. "Күңелемдә шигъри наз".

   Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.Шул уңайдан китапханәдә туган төбәгебезнең үзешчән шагыйре Рәмзия Валиева белән "Күңелемдә шигъри наз" дип аталган әдәби- музыкаль кичә оештырылды. Очрашуга Рәмзия ханымның дуслары һәм туганнары , Кызыл Чишмә мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары килде. Р.Валиева үзенең шигырьләрен укыды, ә  "Татлы сагыну", "Якты хәтирәләр"  дигән җырларын И.Хабибуллин, И.Җаббарова башкардылар.

 Кичә тамашачыларда яхшы тәэсир калдырды. Соңыннан килгән кунаклар түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрен дәвам иттеләр.