Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Муса Җәлилнең тууына 118 ел

Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны..
( Муса Җәлил).
Быел, 2024 елны, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.
Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.