Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Сайлау күзәтчелеге"

Түбән Кама күп профильле көллиятенең Кама Аланы филиалының 1 курс студентлары өчен китапханә хезмәткәрләре "Сайлау күзәтчелеге" дигән хокукый уен үткәрделәр.
Сайлауларда катнашу-һәр гражданның социаль җаваплылыгы, сәяси һәм хокукый культурасы чагылышы. Яшьләр еш кына сәясәтне өлкәннәр өлеше дип уйлыйлар. Алар сайлауларда үз тавышларының үз тормышлары белән ничек бәйле булуын аңламыйлар. Күпләр тавыш бирү аерым кешенең язмышына берничек тә тәэсир итми дип ышана.
Чара эшлекле уен формасында узды һәм Россия Федерациясендә сайлау хокукына һәм Россия Федерациясе Президентын сайлауга багышланды. Балалар булачак сайлаучының сүзлегенә күз салдылар, «сайлау хокукы» төшенчәсен тикшерделәр, уен формасында үз хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.
Уен барышында балалар "Сез беләсезме?викторина сорауларына җавап бирделәр.