Городская библиотека - филиал № 2

"Әкият иленә сәяхәт"

«Чиякәй» балалар бакчасында нәниләр белән бергәләп, Г.Тукай әкиятләре иленә сәяхәт иттек. Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен искә төшердек. Балалар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, 6 яшьлек Рома «Туган тел» шигырен укып бирде.
Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - китапханәчеләрнең күңелендә якты хис уятты.