Городская библиотека - филиал № 2

"Тукай безнең күңелләрдә"

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ә быел 26 апрель яраткан язучыбызның 138 еллыгын  билгеләп үтәбез.
Тукай атналыгы кысаларында 38 нче лицей укучылары белән берлектә «Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган чара узды. 
Чарада укучылар шагыйрьнең авыр балачагы, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, әдәби викторинада катнаштылар, яттан Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрьнең әкиятләрен искә төшереп әкият иленә сәяхәт иттеләр. 
Чараны гадәттәгечә "Туган тел"җырын башкарып төгәлләдек.