Городская библиотека - филиал № 2

"Бәхет орлыгы" - гаилә нигезе

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысалары нигезендә бүген, китапханәбездә шәһәрдәшебез, 64 нче балалар бакчасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе, «Ак калфак» оешмасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, 11 китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге әдәби премияләр лауреаты Нурзия Рәшит кызы Мирхазова белән «Бәхет орлыгы» - гаилә нигезе дип аталган әдәби очрашу кичәсе узды.
Чарага килгән 1нче гимназия һәм 6 нчы мәктәпнең әдәбият сөюче укучылары Нурзия Рәшит кызы Мирхазова белән якыннан аралашып, язучының балачак хатирәләре, әдәбиятка этәргән беренче адымнары, уңышлары, хыяллары белән таныштылар. 6нчы мәктәп укучылары язучының шигырьләрен яттан сөйләп, «Бәхет орлыгы» китабына кергән хикәяләр белән танышып, милли көйләребезне башкардылар.