Городская библиотека - филиал № 2

"Әхсән Фәтхетдинов әсәрләрендә Г.Тукай иҗаты"

Рәссам Әхсән Фәтхетдинов тууына 85 ел тулу уңаеннан,Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 2024 ел - Әхсән Фәтхетдинов елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан, 6нчы мәктәп укучылары белән «Әхсән Фәтхетдинов әсәрләрендә Г.Тукай иҗаты» дип исемләнгән аралашу сәгате узды. Татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Әхсән Сарыйм улының иҗаты уникаль һәм үзенә бер төрле. Аның иҗаты табигать тойгыларыннан, Тукай әкиятләреннән, Шүрәле образыннан тора.

Чара барышында укучылар рәссамның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, видео язмалар карап китапларга күзәтү ясадылар.