Городская библиотека - филиал № 2

Мин яшәгән төбәк

Үз җирең турында күбрәк белгән саен, ул сиңа якынрак, аңлаешлырак һәм туганрак була.Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен дә белергә кирәк.
29 нчы урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучыларына «Пушкин картасы» программасы буенча «Мин яшәгән төбәк» дип аталган уен - чара уздырылды.
Уенда катнашучылар командаларга берләшеп, үзләренең логик фикерләүләрен ачтылар.Традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында искә төшерделәр, тарихтан кызыклы фактлар белделәр, күңелле биремнәрне үтәделәр, шулай ук, язучыларны, композиторларны да искә төшерлеләр.