Болгарская сельская библиотека - филиал № 15

"Мөнәҗәт - күңел көзгесе"

Иртәнге сәгать 10 тулуга ук бәйрәмчә бизәлгән мәдәният йортына авылыбызның апалары ,ак әбиләре килә башладылар Алар өчен  культура йорты һәм китапханә тарафыннан   " Мөнәҗәт - күңел көзгесе "  дип аталган кичә әзерләнгән иде. Кичәне алып баручы һәм авылыбызның ветеран укытучысы Булатова Ә. И. татар халкы һәм халык иҗатының бер төре булган мөнәҗәтләр һәм бәетләр тарихына тукталып уздылар. Килгән кунакларның күбесе мөнәҗәтләр көйләделәр.бер берсе белән аралаштылар. Кичә барына да бик ошады тагын да шулай очрашырга теләп чәй өстәле яныннан таралыштылар.