" Әниләрнең кадерен белик"
24 нче ноябрьдә китапханә хәм культура йорты хезмәткәрләре тарафыннан әниләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бу чарага хатын- кызларыбыз ялгызлары гына да парлап та килгән иделәр.Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә янында китаханә тарафыннан "Әниләрнең кадерен белик " дигән китап күргәмәсе төзелде . Китапханәче күргәзмәгә күзәтү үткәрде,язучыларның хәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән өзекләр укыды.ә инде кичәгә килгән ир атларның шагыйрьләребезнең әниләр турындагы шигыйрьләрен укулары бу китап күзәтүен тагын да җанландырып җибәрде. Кичә җырлар - биюләр ,сценкалар белән аралаштырылып алып барылды. Килгән кунаклар бик теләп викторина хәм табышмаклар сорауларына җавап бирделәр .Кичә бәйрәмчә төзелгән табын янында тәмамланды.