Болгарская сельская библиотека - филиал № 15

Туган я гым язучылары безнең арада

Болгар авылы култура йортында Түбән Кама язучылары белән бик матур ,эчтәлекле очрашу булып узды. Бу кичәгә авылның мөхтәрәм өлкәннәре килгән иде. Алар бик зур игътибар белән йотлыгып  шагыйрьләрнең чыгышын  хэм алар сүзләренә язылган  җырларны тыңладылар. Кичәне Түбән Кама Үзәк китапханәнең  китапханәчесе Әнфисә Зиннуровна бик кызыклы итеп,матур җырлар белән  үреп алып барды. Тамашачылар кичәдән соң рәхмәтләр әйтеп ,киләчәктә тагын да шундый очрашулар булуын теләп таралыштылар.