Ел китабы - 2017
Бу чарага мәктәпкәчә яшьтәге балаларның өлкән төркеме чакырылды. Алар белән Татарстан китап нәшриятендә балалар өчен татар телендә 2017 елда басылып чыккан китаплар турында кызыклы әңгәмә үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп өр яңа матур китаплар белән таныштылар , китаплардан укылган өзекләрне тыңладылпр . Ә инде ,,Бергә уйнавы рәхәт,, китабындагы уеннар бу чараны тагын да җанландырып җибәрде.