Больше-Афанасовская сельская библиотека - филиал № 14

"Мәңге яши, яшьни яшь Тукай"

26 нчы апрель көнне Зур Афанас авыл китапханәсендә Г. Тукайга багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.  Кичәдә Г. Тукайның шигырьләренә конкурс та булды. "Умырзая" ансамбле Г. Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Китапханәдә "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" дип аталган китап киштәсе дә оештырдык. Г. Тукайның 35 китабын балалар, өлкәннәр алып укыдылар.