Балчыклинская сельская библиотека - филиал № 12

"Тукай иленә сәяхат"

 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне язның иң матур вакытында - 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә  тагын да мәһабәтрәк булып күренә.