«Акыл һөҗүме»
«Пушкин картасы» кысаларында 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган «акыллы штурм» интеллектуаль уены үткәрелде.
Чарада катнашучылар командаларга бүленеп, интеллектуаль көрәштә бер-берсе белән ярыштылар.
Яшьләр үзләрен белгеч итеп хис итәргә, үз эрудицияләрен, күзаллауларын күрсәтергә һәм киңәйтергә мөмкинлек алдылар.