"Әдәби марафон” чылар очрашып фикер алышты

Бүген үзәк китапханәдә Баулыдан «Әдәби марафон»да — татар телендәге дөньякүләм әдәби проектта катнашучылар очрашуы узды.

Татар телендә басылган әсәрләр укып, 21 көн буенча алардан өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтларында урнаштырып барган якташларыбыз проектның чираттагы сезоны буенча фикер алыштылар, киләсе сезонга максатлар билгеләделәр. 

Чараны Баулыдан “Әдәби марафон” әйдаманы, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина алып барды. Марафонны уңышлы үткән барлык ханымнарга бүләк – Гүзәл Галләмованың “Зәңгәр кыңгыраулар” исемле китабын бүләк итте.

«Әдәби марафон» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елдан башлап квартал саен үткәрелә. 

Проект катнашучының татарча әдәби әсәрләрдән өзекләрне Vk.com социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырудан гыйбарәт, аралашу тематик татар телле төркемнәрдә бара. Һәм марафон тәмамлангач нәтиҗә ясала.