Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Хуш киләсең Нәүрүз

29-нче март көнне Яңа Чуте авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан “Хуш киләсең Нәүрүз” дигән бәйрәм үткәрделәр.

Бәйрәмгә киләсе кунакларга дип учак ягып, казанда тәмле ботка пешерелде. Мәдәният йорты ишек алдына зур озын өстәл әзерләнде. Кайнап торган самовар, кайнар коймак, бал, конфетлар куелган өстәл кунакларны каршы алды. Нәүрүз бәйрәменә авылнын өлкән апалары килделәр, укытучылар белән мәктәп укучылары да бәйрәмдә катнаштылар. Уен-көлке, бәйгеләр белән бәйрәм бик күңелле, истә калырлык булып үтте.