Центральная детская библиотека

Карга боткасы

27 -нче апрель көнне Актаныш җирлегендә зур бәйрәм үтеп узды. "Карга боткасы" — ул бик элеккеге чорлардан ук халкыбызның сакланып калган йола бәйрәме. Халкыбыз яз килүне, салкын кышлардан соң, бик зарыгып көткән. Бик күпләре, язны каргалар алып килә дип ышанганнар. Ә каргалар килгәч, көннәр, чыннан да җылына бит. Йоланың төп өлеше - ботка пешерү. Шул ботка пешеп җиткәнче, бергәләп җыр — биюләр, такмаклар белән, төрле кызыклы уеннар белән, күңел ачканнар. Ботка пешкәч, барысы бергә җыелып, булганы белән сыйланганнар, ә калганын кошларга калдырганнар. Менә шуннан бәйрәмнең исеме дә ябышып калган.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар. Кошларга багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, тизәйткечләр әйтеп «телләрне шомарттылар», табышмаклар да чиштеләр.
Чараның максаты: кешелэр халкыбызның йолаларын онытмасын, бергәләп күңел ачып, бер — берсе белән дус булсыннар.