Центральная детская библиотека

Тукай шәкертләре!

“Тукайның туган көнендә уткәрелә зур бәйрәм, Тукайны белә һәр бала, теле ачылу белән,”- дигән шигырь сүзләре белән ачып җибәрде ГабдуллаТукай иҗатына багышланган тантаналы бәйрәмне, балалар китапханэсе хезмәткәре Ильмира Фархтдинова.
Чараның максаты – шигъри әсәрләрне башкару сәнгатен популярлаштыру, катнашучыларның сәнгати, эстетик һәм әхлакый зэвыкларын үстерү, татар халкының милли гореф –гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче яшь буынга Г.Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү.
Бөек шагыйрь туган көнендә китапханә хезмәткәрләре ел саен зур бәйрәм үткәрәләр. Чара интерактив уен формасында узды. Тукай персонажлары Шурәле, Су анасы, Күбәләк кечкенә тамашачыларны кызыклы уеннар уйнаттылар, сораулар бирделәр, биеттеләр, җырлаттылар. Чарада “Каенкай”, “Ромашка”, “Алтынчәч”, ”Умырзая”, ”Әтәчкәй”, ”Тылсым”, "Кояшкай" балалар бакчалары нәниләре һәм Актанышның башлангыч мәктәп укучылары актив катнашты. Бәйрэмдә 90 га якын бала сәхнәдә чыгыш ясады. Балалар Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп курсәттеләр. Кунакларга Г Тукайның китапларыннан җыелган күргәзмә тәкъдим ителде.