Центральная детская библиотека

Тылсымлы китап иле!

Китап уку- кешелекнең иң күркәм шөгыле. Хәзерге заманда нинди генә электрон китаплар уйлап табылмасын, кулга тотып укылган китап - дөньяны танып белергә ярдәм итә торган иң төп ачкыч булып, кешенең киңәшчесе булып калачак. 4 нче апрель көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре татар гимназиясендә 1нче сыйныф укучылары өчен китапханәгә кабул итү бәйрәме оештырды. Аның максаты – 1нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, аларга сакчыл караш тәрбияләү.
Балалар китапханәсе мөдире Ильмира Әлдәм кызы яшь китап сөючеләрне китап уку һәм китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар һәр китапның үз урыны барлыгын һәм аларны вакытлыча өйгә укырга алу мөмкинлеге турында белделәр. Балалар, интерактив экранда алдан әзерләп куелган видеоязма аша, кызыклы китап иле буйлап сәяхәт кылды. Шулай ук, яңа төрле 3д, 4д энциклопедиеләрнең рәсемнәрен “җанландырып” карау белән таныштылар, “Уйлый-уйлый уйныйбыз” интерактив уены аша табышмаклар чиштеләр, тантаналы рәвештә һәр балага Бердәм укучы билеты һәм китап тоту кагыйдәләре язылган истәлек бүләге тапшырылды. Тылсымлы китап иле ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык!